Шулай ук аңа керү юллары яңартылачак
Фото: Денис Гордийко
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин ремонт һәм төзелеш эшләре алып барыла торган яки планлаштырылган урам-юл челтәре объектларын карадылар. Алар, аерым алганда, Вознесение трактының беренче участогы – Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге юл төзелеше барышы белән таныштылар. 4 км озынлыктагы юлны быел октябрь аенда тапшырырга планлаштыралар.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, Вознесение трактының икенче участогында (Җиңү проспектыннан М-7 автоюлына кадәр) быел 8 км озынлыкта иң күп вакыт таләп итүче эшләр башкарылачак. Шул исәптән җир асты җәяүлеләр үтү урыннары һәм юл чишелеше төзү планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов планлаштырылган барлык эшләрне вакытында башкарырга һәм аларның сыйфатын катгый күзәтергә кушты, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.