Җиңүче проектлар «Мәскәү» мәдәни үзәге күргәзмәсендә һәм маркетта тәкъдим ителәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Конкурста катнашу өчен гаризалар 16-40 яшьлек рәссамнардан кабул ителә. Заявканы 10 нчы июньгә кадәр сылтама буенча тутырырга һәм проектны җибәрергә мөмкин. Тулырак шартлар белән Telegram-каналда танышырга була.
Фестивальдә дүрт номинациядә иң яхшы эшләр сайлап алыначак: иң яхшы китап иллюстрациясе, массакүләм-мәгълүмат чараларындагы иң яхшы иллюстрацияле материал, иң яхшы коммерция иллюстрациясе, иң яхшы автор проекты.
Конкурс программасында җиңүчеләр 15 әр мең сум акча алачак. Лонг-листка кертелгән проектлар «Мәскәү» мәдәни үзәгендәге күргәзмәдә һәм фестиваль маркетында тәкъдим ителәчәк.
Кунаклар өчен ачык программа әзерләнгән. Тамашачылар иллюстрацияләр буенча остханәләрдә, күргәзмә-ярминкәләрдә, нәшриятлар белән әңгәмәләрдә һәм лекцияләрдә, зин лабораторияләрендә (иҗади интенсивларда, аларда катнашучылар һәвәскәрләрнең аз тиражлы басмаларының мәдәнияте һәм эстетикасы белән танышачаклар) катнаша ала. Рәссамнарның фестиваль экспертларына портфолиоларын тәкъдим итү мөмкинлеге булачак.
«Астра» халыкара иллюстрацияләр фестивале Казанда 27 нче һәм 28 нче августта «Мәскәү» мәдәни үзәгендә узачак. Чараның максаты – заманча иллюстрацияләр һәм яшь рәссамнарның иҗади остаханәләрен тәкъдир итү, дип хәбәр итә оештыручылар.