Азия кинофестивалендә 26 ил һәм төбәктән 58 фильм тәкъдим ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). 2-нче мартта Шарм-эль-Шейхта Халыкара Азия киносы фестивале ачыла. Кинофестивальнең конкурс программасына ике Татарстан фильмы да кертелгән - Илдар Ягъфәровның «Байгал» һәм Салават Юзеевның «Кое-что из ее дневника».
Шулай ук Татарстан режиссерларының ике кинокартинкасын – Илшат Рәхимбайның «Сложный узор» һәм «Овертайм» тасмасын («КиноМәүлид-2018» проекты) конкурстан тыш программада күрсәтәчәкләр.
Азия кинофестивалендә 26 ил һәм төбәктән (Согуд Гарәбстаны, Һинстан, Көньяк Корея, Азәрбайҗан, Шри-Ланка, Индонезия, Сингапур, Татарстан, Таҗикстан, Бахрейн, Иран, Гыйрак һәм Әфганстан) 58 фильм тәкъдим ителәчәк.
Кинофестивальнең ябылу тантанасы 8-нче март көнне булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының «ТатарКино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе матбугат хезмәте.