Дәресләрдә теләгән һәркем брелок ясый алачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче август). 6 нчы августта Казан Кремлендә Гавами урыннар ишегалдында брелоклар ясау буенча бушлай мастер-класс узачак.
Дәрестә күн эшенең серләре белән таныштырачаклар, останың инструментлары турында сөйләячәкләр һәм сувенир ясарга өйрәтәчәкләр. Мастер-класска җиде яшьтән өлкәнрәк яшьтәге теләсә кем кушыла ала, түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Дәресләр 10:00, 10:20 һәм 10:40 сәгатьтә узачак. Яңгыр яки һава торышы салкынрак булган очракта, мастер-класс Гавами урыннар бинасына (2 нче подъезд, 2 нче кат) күчереләчәк, дип хәбәр иттеләр «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәтендә.