Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.06.2022, 16:29

Чечетка буенча мастер-класста казанлылар «Бию пәрие» спектакленнән бию комбинациясен өйрәнделәр

Иң яшь укучыларга истәлекле бүләкләр – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты эмблемасы төшерелгән түштамгалар тапшырылды.

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче июнь). Казанлылар чечетка буенча мастер-класста «Бию пәрие» спектакленнән бию комбинациясен өйрәнделәр. Дәрес кичә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында узды.

Мастер-классны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары –Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, актерлар Артур Шәйдуллин һәм Ләйcән Гатауллина үткәрде.

«Чечетканы 1985-1986 нчы елларда күреп, аңа шунда ук гашыйк булдым. Бер егеттә чечетка туфлиләрен күргәч, сатып алдым. Чөнки бу биюне махсус ботинкасыз өйрәнеп булмый. Шуннан бирле гел өйрәнәм. Г.Камал театрында чечетканы актер һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәев, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов башкара иде. 1990 нчы елларда мин бии башладым. «Акбаш вакыйгасы» спектаклендәге иң беренче ролемдә дә чечетка биюен башкардым. Бу бию төре күбрәк синкопада булырга тиеш, мин аны татарлаштырдым, чөнки «Әпипә» көенә бии башладым. Чечетка үзеннән-үзе энергия бирә. Бию кешене яшәртә. Кумирларым Фред Астер, Джим Керри чечетканы олыгайгач та бии иде», – диде Илдус Габдрахманов.

Илдус Габдрахманов әлеге биюне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова белән бергә яшь артистларга – Артур Шәйдуллин һәм Ләйсән Гатауллинага да өйрәткән.

Артур Шәйдуллин чечетканы «Бию пәрие» спектакле репетицияләре вакытында өйрәнүен сөйләде.«Степ минем өчен яңалык булды. Башта аяклар тыңламады. Көн саен репетицияләр ясый башлагач, аяк үзеннән-үзе шуны бии, чөнки бию инде тәнгә сеңгән була», – ди артист. Аның фикеренчә, чечетканы теләге булган һәркем өйрәнә ала.

Мастер-класс ахырында чечетка биюе хәрәкәтләрен иң яхшы отып алган катнашучылар артистлар белән бергә өйрәнелгән бию комбинациясен сәхнәдә башкарды. Дәреснең иң яшь катнашучыларына истәлекле бүләкләр – проект эмблемасы төшерелгән махсус түштамгалар да тапшырылды.

Киләсе мастер-класс аэробика нигезләренә багышланачак, дип хәбәр иттеләр Казан шәһәре Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә. Дәресләрнең җәдвәлен @milli.kzn Телеграм-каналында күзәтеп барырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелә торган спорт һәм иҗат дәресләрен берләштерә. Бушлай мастер-класслар июнь аеннан сентябрьгә кадәр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә оештырыла.

Беренче бию мастер-классы 2 нче июньдә узды. Дәрескә 500 кеше килгән иде, алар «Ярмәк вагы» татар биюен өйрәнделәр.

Узган елның җәйге сезонында барлыгы 14 дәрес үткәрелде. Шәһәрнең алты җәмәгать киңлегендә – Кабан күле яр буенда, «Ак чәчәкләр» бульварында, Горький исемендәге, Урицкий исемендәге, «Черек күл» паркларында һәм Фучик урамындагы бульварда казанлылар йога, сулыш алу практикасы белән шөгыльләнделәр, импровизация биюләре һәм башка юнәлешләр буенча мастер-классларда булдылар.

Барлык яңалыклар