Дәрескә 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар язылырга мөмкин.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). 26-нчы майда Казанда табигый балавыздан шәм ясау буенча иҗади мастер-класс узачак. Анда 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар катнаша алачак.
Мастер-классны «Юла» балалар үсеше үзәгенә нигез салучы Юлия Ходжаева белән бергә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды оештыра. Үз куллары белән ясаган шәмнәрне балалар өйгә алып китә яки якыннарына бүләк итә алачак. Белгечләр фикеренчә, мондый дәресләр образлы фикерләүне һәм фантазияне, баланың вак моторикасын үстерергә ярдәм итә.
Мастер-класс 11:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча узачак. Катнашу өчен алдан түбәндәге телефон буенча язылырга кирәк: +7(843)236-65-61, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» фонды матбугат хезмәте.