Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2020, 11:11

Аккош күле урман-паркында узачак Май чабу бәйрәмендә Виктория Дайнеко чыгыш ясаячак

Бәйрәмдә казанлылар коймак пешерү буенча мастер-классларда һәм киез итекләр ыргыту буенча ярышларда катнаша ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 1-нче мартта Казанда Аккош урман-паркында Май чабу бәйрәме узачак. Шәһәр халкын һәм кунакларын популяр башкаручы Виктория Дайнеко катнашында зур концерт-күңел ачу программасы көтә.

Урман-паркы территориясендә фуд-корт һәм спорт зоналары (коймаклар белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, канат аша сикерү, кар тиры, кашык тиры) эшләячәк. Теләге булган кешеләр киләчәкне юрый торган коймакларны авыз итеп карый, аларны пешерү, курчак-бөти һәм чынаяклар ясау буенча мастер-классларда катнаша, киез итек ыргыту буенча ярыша, киез итекләр киеп хоккей уйный алачак. Кунакларның күңелен зур курчаклар һәм аниматорлар ачачак. Иҗади номерлар белән Казан коллективлары чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, бәйрәмдә иң креатив костюмга конкурс нәтиҗәләре дә игълан ителәчәк. Катнашу өчен гаризалар 27-нче февральгә кадәр кабул ителә.

Бәйрәм программасы 10.00 сәгатьтә башлана. Май чабу карачкысын яндыру 13.00 сәгатьтә була. Шуннан соң Россия башкаручысы Виктория Дайнеконың чыгышы планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.

Бу көнне җәмәгать транспорты эше көчәйтеләчәк. «Аккош күле» тукталышына кадәр 36-нчы номерлы маршрут буенча хәрәкәт итә торган 23 автобус, 46-нчы номерлы маршрутның 28 автобусы һәм 72-нче номерлы маршрутның 21 автобусы йөриячәк. Халыкка уңайлы булсын өчен, әлеге маршрутлар буенча транспорт эш көне графигы буенча эшләячәк, уртача көтү вакыты 10 минуттан да артмаска тиеш.

Шәхси автотранспорт белән киләчәк кунаклар өчен Горький шоссесы буенда бушлай парковка урыннары каралган.

Барлык яңалыклар