В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәдвәлдәге үзгәрешләр 21-23 нче сентябрьдә, Kazan Digital Week уздырылган көннәрдә гамәлдә булачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь). 21-23 нче сентябрьдә Казан – Аэропорт – Казан маршрутында өстәмә шәһәр яны поездлары йөриячәк. Бу «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week 2022 халыкара форумын үткәрү белән бәйле.
Бу чорда 6722 нче номерлы поезд Казан станциясеннән 10:50 сәгатьтә китәчәк, Аэропорт станциясенә 11:10 сәгатьтә килеп җитәчәк. 6727 нче номерлы электричка Аэропорт станциясеннән 13:28 тә кузгалачак, Казан станциясенә килү 13:48 сәгатькә билгеләнгән.
Шулай ук 21 нче һәм 23 нче сентябрьдә 6729 нчы номерлы поезд Аэропорт станциясеннән 15:25 сәгатьтә китәчәк, электричка Казан станциясенә 15:46 сәгатьтә килеп җитәчәк. 22 нче сентябрьдә Аэропорт станциясеннән кузгалу 15:35 сәгатькә планлаштырыла, Казан станциясенә килеп җитү вакыты – 15:56 сәгатьтә.
Маршрутта арадаш тукталышлар каралмаган, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Маршрутлар турында тулырак мәгълүмат белән +7(937)625-04-33 (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә) телефоны буенча, шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында, шулай ук касса һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында танышырга мөмкин.