В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электричкалар арадаш тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк
Фото: Денис Гордийко
17 нче ноябрьдә 7602 нче электричка Казан станциясеннән 18:24 сәгатьтә китәчәк, 18:49 сәгатькә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә 7601 нче состав 21:40 сәгатьтә китә, ТР башкаласында ул 22:01 сәгатьтә булачак.
18 нче ноябрьдә 7604 нче шәһәр яны поезды Казан станциясеннән 18:03 сәгатьтә китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 18:24 сәгатьтә киләчәк. 7603 нче электричка кире якка 21:30 сәгатьтә китәчәк, 21:50 сәгатьтә килеп җитәчәк.
3 нче декабрьдә 7606 нчы состав Казан станциясеннән 18:24 сәгатьтә китәчәк, Аэропорт станциясендә ул 18:49 сәгатьтә булачак. Кире юнәлештә 7605 нче шәһәр яны поезды 22:10 да китәчәк һәм 22:30 да киләчәк.
Электричкалар арадаш тукталышларсыз барачак, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.