Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.06.2022, 17:50

Казанның җәмәгать транспорты маршрутларында яңа МАЗ автобусы сыналачак

Ай ярым вакыт узгач, әлеге транспортның шәһәр автопаркларында кулланылу-кулланылмау карары кабул ителәчәк.

Фото: Казанның Транспорт комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июнь). Бүген Казанның Транспорт комитеты җитәкчелегенә түбән идәнле МАЗ-203047 шәһәр автобусын тәкъдим иттеләр. Ай ярым аны җәмәгать транспорты маршрутларында сынап караячаклар, шуннан соң мондый автобусларның шәһәр автопаркларында барлыкка килү-килмәве хакында карар кылачаклар.

МАЗ-203047 нең үзенчәлеге шунда ки, анда чит илләрдә җитештерелгән комплектлау өлешләре файдаланылмый. Автобусның сыйдырышлыгы 101 кеше тәшкил итә, утыру урыны – 32. Пассажирлар уңайлылыгы өчен салонда кондиционер урнаштырылган. Тышкы яктан яңа автобусны икенче буын МАЗдан аеруы кыен.

Автобусны ай ярым сынаячаклар – дүрт атна дәвамында 2 нче номерлы ПАТП маршрутларында, ике атна 9 нчы номерлы КПАТП маршрутларында йөриячәкләр. Шәһәрлеләр автобус турында үз фикерләрен һәм аны яхшырту буенча тәкъдимнәрен Казанның Транспорт комитетына +7(843)275-30-50 кайнар линия телефоны аша җиткерә ала. Яңа автобусны ян тәрәзәләрендә урнаштырылган яшел наклейкалар буенча аерырга мөмкин.

Бүген МАЗ-203047 дә 5 нче, 18 нче, 22 нче һәм 31 нче номерлы маршрутларны сайлаган казанлылар йөри алды инде.

Яңа транспортны Минск автозаводы хезмәткәре тәкъдим итте. Очрашуда шулай ук Кытай делегациясе – агрегатлары яңа автобуска куелган компанияләрнең вәкилләре дә катнашты.

Барлык яңалыклар