В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу һава торышы белән бәйле
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче гыйнвар). М-12 «Восток» федераль трассасында ТР территориясендә транспортның барлык төрләре хәрәкәтен чикләделәр. Бу хакта республика ЮХИДИ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«06:00 сәгатьтән, уңайсыз метеорологик һәм юл шартлары белән бәйле рәвештә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында М-12 «Восток» автоюлында транспортның барлык төрләренә хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелде», - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Чикләүләр һава торышы яхшырганчы гамәлдә булачак.
Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстанда көчле җил һәм күп явым-төшем аркасында шторм турында кисәтү игълан ителде.