Укучылар ислам нигезләрен өйрәнә һәм күңел ачу чараларында катнаша ала.
Фото: Денис Гордийко
Гадәттәгечә, республика мәчетләрендә балалар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән, анда әхләк, ислам нигезләре, Коръән өйрәнү буенча дәресләр каралган. Шулай ук күңел ачу чаралары – уеннар, конкурслар, Сабантуй һ.б. планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Балалар өчен программа июнь аеннан Казанның 13 мәчетендә оештырылачак: Апанай, «Тынычлык», «Нур әл-Ислам», «Рамазан», «Гаилә», «Сәлах», «Иман нуры», «Бишбалта», «Кыйбла», «Фәрхәд», «Өметлеләр», «Бистә нуры», «Миргазиян».
Мәчетләрнең адреслары, программаны үткәрү вакыты һәм элемтә өчен телефоннар ТР Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.