В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бөтен ил белгечләре төзекләндерүгә карашлар турында сөйләячәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июнь). Казанда 21 нче һәм 22 нче июньдә «Диалоглар» җәйге архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе узачак. Анда катнашучылар шәһәрнең яшел инфраструктурасы турында фикер алышачак.
«Диалоглар»да бөтен илдән экспертлар чыгыш ясаячак – алар Казан мисалында шәһәрнең тотрыклы яшел каркасын булдыруга һәм үстерүгә карашлары белән уртаклашачак. Программа ике блокка бүленгән, аларның беренчесе экосистема хезмәтләренә һәм яшел инфраструктурага багышланган. Икенче блок кысаларында катнашучылар әйләнә-тирәлекнең кеше сәламәтлегенә ничек тәэсир итүе турында сөйләшәчәкләр.
Конференция шәһәр төзелеше һәм урбанистика өлкәсе белгечләренә, девелоперларга, төзүчеләргә, дизайнерларга, иҗади индустрия вәкилләренә кызыклы булачак, дип аңлаттылар Шәһәрне үстерү институтында. Теркәлү сылтама буенча уза.
«Диалоглар» White place мәйданчыгында Альфред Халиков урамы, 26 адресы буенча узачак.
Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры Илсур Метшин карары буенча төзекләндерү өлкәсендәге белгечләрне шәһәрләрне дөрес яшелләндерергә өйрәтәчәкләр. Бу өлкәдә нинди проблемалар бар, шәһәрдә яшеллек күбрәк булсын өчен, элеккеге гараж кооперативлары ял итү зоналарына әверелсен өчен нишләргә – бу хакта сылтама буенча материалдан укырга мөмкин.