Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.03.2023, 11:39

Казан Эрмитажындагы лекцияләрдә Матисс, Поллок, Кляйн һәм XX-XXI гасырларның башка рәссамнары иҗаты турында сөйләячәкләр

Рәсем сәнгатендә төс, яктылык, күләгә, киңлек, композиция кебек төп категорияләргә мөнәсәбәт ничек үзгәргән?

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче март). Апрель аенда «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Аңларга тырышырбыз...» дигән яңа лекцияләр циклы узачак, аларда XX гасыр авангардистлары һәм XXI гасыр рәссамнары иҗаты чагыштырыла. Рәсем сәнгатендә төс, яктылык, күләгә, киңлек, композиция кебек төп категорияләргә мөнәсәбәт ничек үзгәргән – бу хакта сәнгать белгече, Дәүләт Эрмитажының фәнни-агарту бүлегенең махсус программалар секторы методисты Елена Кривенцова сөйләячәк.

11 нче апрельдә 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә «Анри Матисс – Джексон Поллок: төс һәм буяуның ролен яңача аңлау» лекциясе узачак. Осталарны бер буын, Атлантик океан һәм төрле мәктәпләргә карау аерып тора, әмма һәрберсенең сәнгате нигезендә абсолют иреклек ята. Матисс ХХ гасырның иң алдынгы сәнгать юнәлешләренә юл ача, ә Поллок заманча перформатив практикаларга нигез сала.

12 нче апрельдә 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә «Ив Кляйн – Лучо Фонтана: әсәрнең киңлеген яңача аңлау» лекциясе узачак. Италия остасы Лучо Фонтана, үз картиналарын кисеп һәм тишеп, тукымадан тыш яңа ирек эзли, ә француз рәссамы Ив Кляйн сәнгать тарихында иң кыю хәрәкәтләрнең берсен ясый – экспонат буларак ул сәнгать галереясында буш урын тәкъдим итә.

13 нче апрельдә 10:00 һәм 16: 00 сәгатьтә «Аниш Капур – Олафур Элиассон: яктылык һәм күләгәне яңача аңлау» лекциясе планлаштырылган. Рәссамнарның иң танылган әсәрләре – зур, үз масштабы һәм инсталляциясе белән сокландыргыч, эффектлы һәм технологик. Әмма тышкы ультразаманчалык артында абсолют классик сәнгать чаралары җыелмасы яшеренгән яктылык, төс, күләгә ята.

Лекциягә керү – түләүле, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте. Телефон аша алдан язылырга кирәк: +7(843)567-80-32, +7(843)567-80-34.

Барлык яңалыклар