В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тыңлаучылар XVII-XVIII гасырлардагы рәсем сәнгате, скульптура, архитектура, музыка һәм уйлап табулар белән танышачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы март). 31 нче мартта «А»дан «Я» кадәр театрның популяр тарихы» циклы кысаларында Казан дәүләт яшь тамашачы театрында барокко чоры театрына, аерым алганда драматург Педро Кальдерон де ля Барк иҗатына багышланган лекция узачак.
Тыңлаучылар рәсем сәнгатендә, скульптурада, архитектурада, музыкада барокко стиле, XVII-XVIII гасырлардагы барокко модасының катлаулы уйлап табулары белән танышачак. Лекцияне филология фәннәре кандидаты, доцент, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко уздырачак.
Лекция 19:00 сәгатьтә башланачак, керү билетлар һәм «Пушкин картасы» буенча башкарылачак.
Моңа кадәр Борынгы Греция һәм Римның театр сәнгате турында лекция узды. Казанлылар антик сәхнә тарихы, ул вакыттагы галимнәр һәм авторлар турында белделәр.