Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.06.2019, 17:04

Казанда кулинария тамашасында ярым ай рәвешендәге татар пәрәмәчләре һәм умач ашы пешерәчәкләр

Аш-су тамашасын популяр шоумен һәм алып баручы Руслан Шәрәфетдинов үткәрәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). 11-нче июньдә Казанда «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясе мәйданчыгында аш-су тамашасы узачак. Чара барышында моңа кадәр социаль челтәрләрдә узган #Татарchef кулинария ярышларында җиңгән өч кеше тамашачы күз алдында үз ризыкларын пешерәчәк.

#Татарchef – Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче хәзерге татарларга багышланган татар рецептлары конкурсы, ул татар ашларын, мәдәниятен һәм тарихын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Россиядә дә, аннан читтә дә яшәүчк теләге булган һәр кеше, социаль челтәрләрдәге шәхси битендә үз кулы белән әзерләгән милли аш-су фотосын яки видеосын урнаштырып, бәйгедә катнаша ала иде.

Катнашучылар Татарстан, Башкортостан, Казахстан, Әстерхан, Самара, Оренбург, Липецк өлкәләре һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 160-тан артык төрле рецепт җибәргән.

Җиңүчеләр өчлегенә Казанга юллама бүләк итеп бирелгән. Биредә алар призлы урын өчен көрәштә тагын бер тапкыр аш-су пешерәчәк. Ашамлыклар арасында ярымай формасындагы бәрәңге пәрәмәче, умач ашы һәм өчпочмак бар.

Аш-су тамашасын популяр шоумен һәм алып баручы Руслан Шәрәфетдинов үткәрәчәк. Чара 15.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар