Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.02.2021, 17:58

Казанда милли мәгарифне үстерү буенча түгәрәк өстәлдә мәктәп театр студияләре ачарга тәкъдим иттеләр

Утырышта катнашучылар шәһәр Башкарма комитетында кадрлар сәясәте һәм уку оешмаларында полилингваль технологияләр кертү турында фикер алыштылар.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль, Алена Мирошниченко). Казанда милли мәгарифне үстерү буенча түгәрәк өстәл бүген шәһәр Башкарма комитетында узды. Очрашуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов үткәрде. Чарада Казан мәктәпләре җитәкчеләре, методистлар, укытучылар катнашты.

Түгәрәк өстәлдә белем бирү процессын татар телендә камилләштерү, ике дәүләт телендә эшләргә сәләтле кадрларны җәлеп итү, аларда һөнәри осталыкны үстерү, полилингваль технологияләр кертү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, кадрлар мәсьәләсе аеруча мөһим. «Без безгә нинди укытучылар килә, аларның квалификация дәрәҗәсе нинди, алар белән эшне ничек төзергә икәнен аңларга тиеш. Шулай ук татар телен яки предметларны татар телендә укыткан укытучыларны да мотивлаштырырга кирәк», – диде ул. Бу мәсьәләдә грантлар һәм өстәмәләр, бигрәк тә яшь педагоглар өчен ярдәм булыр иде, дип билгеләп үтте мәктәп вәкилләре.

Очрашуда катнашучылар дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруга аерым игътибар бирделәр. Мәсәлән, кайбер мәктәпләрдә театраль түгәрәкләр ачылган, аларда балалар ата-аналары белән бергә, шул исәптән татар телендә дә шөгыльләнә. Шулай ук укучылар белән очрашуга танылган язучыларны, мәдәният эшлеклеләрен чакыралар. Шулай итеп, укучыларны милли мәдәниятне өйрәнүгә җәлеп итәләр.

«Бүген яңгыраган кызыклы инициативаларның берсе – мәктәпләр базасында театр студияләрен ачу. Безгә балаларга белем бирү кызык булырлык гамәлдәге артистларны эшкә ничек җәлеп итү турында уйларга кирәк», – дип билгеләде И.Ризванов.

Фоторепортаж
Казан Башкарма комитетында милли мәгарифне үстерү буенча мәктәп укытучылары һәм директорлары белән түгәрәк өстәл узды
Барлык яңалыклар