В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фестивальдә Идел буеның табигый продукт җитештерүчеләренең ярминкәсе һәм фуд-корт тәкъдим ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). 13-15 сентябрьдә Кремль яр буенда уңыш фестивале узачак. Чарага килүчеләр яңа һәм табигый продуктлардан әзерләнгән ризыкларны авыз итә һәм фермер товарларын сатып ала алачак.
Фестивальдә Идел буеның табигый продукт җитештерүчеләренең ярминкәсе һәм фуд-корт тәкъдим ителәчәк: бал, кайнатма, чәй, чикләвек, сыр, шулай ук ит продукциясе.
Шәһәрлеләрне интерактив программа, балалар өчен күңел ачу, конкурслар, мастер-класслар, популяр шәһәр кавер-төркемнәре катнашында концерт программасы көтә.
Чара 13.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.