В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар совет солдатларының батырлыгы истәлегенә пирска шәмнәр куя ала.
Фото: Денис Гордийко
6 нчы майда 19:00 сәгатьтә «Шәм кабыз» акциясе узачак. Анда катнашучылар совет солдатларының батырлыгы истәлегенә яр буендагы пирска шәмнәр куя алачак.
7 нче майда 13:00 сәгатьтә воркаут өчен мәйданчыкта шашка һәм шахмат буенча турнир ачыла. Анда катнашырга теләүчеләр сылтама буенча теркәлергә тиеш.
Шул ук көнне 18:00 сәгатьтә «Сугыш белән яндырылган җырлар» әдәби-музыкаль кичәсе башлана, анда хәрби тематикадагы җырлар һәм шигырьләр яңгыраячак, вокал студияләре тәрбияләнүчеләре, шәһәр мәктәпләре һәм лицейлары укучылары чыгыш ясаячак.
8 нче майда 18:00 сәгатьтә һәм 9 нчы майда 16:00 сәгатьтә бәйрәм концертлары узачак. Барлык чараларга да керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.