Шәһәр халкы тәмәкене пейнтбол инвентареннән буяу белән ату мөмкинлегенә алыштыра алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Казанның Бауман урамында Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көнен билгеләп үтәчәкләр. Шәһәр кешеләре тәмәкене пейнтбол инвентареннән буяу белән ату мөмкинлегенә алыштыра алачак, ә волонтер-табиблар тәмәке тартуның зыяны турында сөйләячәкләр һәм халыктан сораштыру уздырачаклар.
Акция «Шаляпин» кунакханәсе янындагы территориядә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә «Волонтерлар-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге.
Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көне 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан оештырыла. Бүген ул бөтендөнья һәм халыкара Берләшкән Милләтләр Оешмасы көннәре системасына керә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен дөньяда «тәмәке эпидемиясе»ннән 7 млн кеше үлә, аларның 800 меңнән артыгы - пассив тәмәке тартучылар. Россиядә тәмәке тартуга бәйле сәбәпләрдән ел саен 300 меңгә якын кеше үлә. Бу юл-транспорт һәлакәтләреннән, наркотиклар кулланудан яки СПИДтан үлүчеләр саныннан күбрәк. Статистика буенча, безнең илдә халыкның 40%-ы тәмәке тарта.