Ул Татарстанның Дәүләт флагы төсенә керәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 29-нчы ноябрь). Бүген кич белән Казан телеманарасында бәйрәм архитектура-сәнгать яктылыгын кабызачаклар.
17:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр ул Татарстан Республикасы Дәүләт флагы төсләренә буялачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанның дәүләт символына 30 ел тула. Анда яшел төс язгы яшеллекне, яңарышны, ак – пакълыкны, кызыл – җитлегү, энергия, көч һәм яшәешне символлаштыра.