Виндсерфинг буенча бушлай мастер-классны тәҗрибәле инструкторлар үткәрәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Тыныч елга активлыгын яратучылар өчен сапбордлар, каноэ һәм каякларны прокатка алырга мөмкин булачак.
Дәрес 19 нчы июньдә 11:00 сәгатьтә узачак. Очрашу урыны – коткаручылар пункты янында (Кремль күпереннән Түбән Заречье дамбасы, 1).
Мастер-классның практик өлешендә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Шулай ук тыңлаучылар сыйфатында килергә һәм инструкторлардан виндсерфингның теоретик нигезен белергә мөмкин.
Оештыручылар мастер-класста гидрокостюм киеп катнашырга киңәш итә, андый кием булмаса – шортларда һәм тиз кибә торган футболкада, баш киеме белән килергә кирәк. Аяк киеме урынына биек кунычлы сандалияләр яки гидротапочкалар туры килә. Үзегез белән сөлге алырга онытмагыз.
Виндсерфинг – су өстендә җилкәнле тактада йөрү. Казансу елгасының су өслегендә спортның әлеге төре нигезләрен үзләштерү өчен барлык шартлар да бар, дип хәбәр ителә «Казансуны үстерү стратегиясе» проектының Telegram-каналында.