Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.06.2022, 16:35

Казанның «Түбән Заречье» пляжында парус белән идарә итәргә өйрәтәләр

Виндсерфинг буенча бушлай мастер-классны тәҗрибәле инструкторлар үткәрәчәк.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июнь). Казанның «Түбән Заречье» пляжында виндсерфинг буенча бушлай мастер-класс узачак. Тәҗрибәле инструкторлар теләүчеләрне тактага басарга һәм парус белән идарә итәргә өйрәтәчәк.

Тыныч елга активлыгын яратучылар өчен сапбордлар, каноэ һәм каякларны прокатка алырга мөмкин булачак.

Дәрес 19 нчы июньдә 11:00 сәгатьтә узачак. Очрашу урыны – коткаручылар пункты янында (Кремль күпереннән Түбән Заречье дамбасы, 1).

Мастер-классның практик өлешендә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Шулай ук тыңлаучылар сыйфатында килергә һәм инструкторлардан виндсерфингның теоретик нигезен белергә мөмкин.

Оештыручылар мастер-класста гидрокостюм киеп катнашырга киңәш итә, андый кием булмаса – шортларда һәм тиз кибә торган футболкада, баш киеме белән килергә кирәк. Аяк киеме урынына биек кунычлы сандалияләр яки гидротапочкалар туры килә. Үзегез белән сөлге алырга онытмагыз.

Виндсерфинг – су өстендә җилкәнле тактада йөрү. Казансу елгасының су өслегендә спортның әлеге төре нигезләрен үзләштерү өчен барлык шартлар да бар, дип хәбәр ителә «Казансуны үстерү стратегиясе» проектының Telegram-каналында.
Барлык яңалыклар