Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.09.2020, 15:05

Казанның 2-нче номерлы ПАТПында хезмәткәрләрне контрольдә тотуның автомат системасы барлыкка килде

Ул аларның температурасын үлчи һәм алкоголь куллану-кулланмавын тикшерә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь). Казанның «2-нче номерлы ПАТП» муниципаль унитар предприятиесендә хезмәткәрләрне контрольдә тотуның яңа автомат системасы эшли башлады – ул аларның температурасын үлчи һәм алкоголь куллану-кулланмавын тикшерә.

Хәзер барлык хезмәткәрләр – машина йөртүчеләр, кондукторлар, техник хезмәтләр хезмәткәрләре, административ персонал эш урынына билгеле бер процедураны узгач кына эләгә. Предприятиегә кергәндә хезмәткәр һичшиксез кулларын дезинфекцияли. Аннары, турникет янына килеп, магнит пропускын куя. Аннан соң, акыллы система командаларына ияреп, температурасын үлчи. Аппарат битлек кияргә оныткан хезмәткәргә үзе исенә төшерәчәк. Шуннан соң система хезмәткәрне сулыш чисталыгына тикшерә. Әгәр дә «имтихан» уңышлы тапшырылса, турникет автомат рәвештә ачыла, һәм хезмәткәр предприятиегә керә ала.

Өстәмә «алкоголь индикаторы» предприятиянең диспетчерлык бүлмәсендә дә урнаштырылган, анда автобус экипажлары юллама ала һәм рейска китә. Маршрутларга чыгар алдыннан кондукторлар һәм машина йөртүчеләр сулыш чисталыгына янә бер тест уза, шуннан соң гына алар автобус паркыннан линиягә чыгуга рөхсәт ала.

«2-нче ПАТП» МУП директоры Альберт Мөхәммәтшин сүзләренчә, яңа система атна дәвамында тестланган. «Ул контроль өчен өстәмә хезмәткәрләрне җәлеп итмичә, тиеш булмаган фактларны ачыкларга мөмкинлек бирә», – дип билгеләде ул.

«Беренчедән, система коллектив эчендә профилактик эш алып барырга ярдәм итә: хезмәткәрләрдә авыру билгеләрен ачыкларга һәм аларны хастаханәгә җибәрергә. Бу хәзерге шартларда аеруча актуаль, чөнки коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча эш көчәйтелгән. Барлык автотранспорт предприятиеләрендә төнлә автобуслар эшкәртелә. Ә якын арада автобус ишекләрендә пассажирлар өчен «битлексез керү тыела» дигән яңа белешмәлекләр пәйда булачак. Моннан тыш, яңа акыллы система ярдәмендә пассажирлар автобус маршрутларында һәрвакыт аек һәм сәламәт машина йөртүчеләр һәм кондукторлар эшли дип ышана ала», – диде транспорт буенча комитет рәисе Айдар Абдулхаков.

Барлык яңалыклар