Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.04.2019, 09:08

Казан марафонында универсаль спорт мәйданчыклары уйнатылачак

Ярыш 4-5 майда Казанда үтәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Казан марафоны нәтиҗәләре буенча Татарстанның өч иң актив районы универсаль спорт мәйданчыкларына ия булачак. Ярыш 4-5 майда Казанда үтәчәк.

Чараны оештыру комитеты Татарстан Республикасының иң яхшы йөгерә торган муниципаль берәмлек исеменә конкурс игълан итте. Лидерлар Казан марафонында теркәлгән катнашучылар санының муниципаль берәмлек халкы санына процент нисбәтен ачыклау юлы белән билгеләнә. Конкурста беренче өч урынны алучылар район территориясендә мини-футбол кыры, волейбол-баскетбол мәйданчыгы һәм спорт тренажерлары булган мәйданчыклар төзү хокукына ия булачак.

Катнашучылар саны чараның электрон системасы аша исәпләнә, ә районнар рейтингын көн саен марафонның рәсми социаль челтәрләрендә күзәтеп булачак, дип хәбәр итә TIMERMAN спорт чаралары сериясенең матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, быел марафонда катнашучылар яңа маршрут буенча йөгерәчәкләр. Йөгерүләргә старт Үзәк стадион янында биреләчәк. Трасса бер әйләнә буенча узачак һәм шәһәрнең төп истәлекле урыннарын – Иске Татар бистәсе, Казан Кремле, Кремль яр буе, күп санлы спорт объектларын – Баскет-холл, «Татнефть-Арена», «Казан Арена», Су спорт төрләре сарае һәм башкаларны үз эченә алачак. Марафонда катнашучылар Кремль һәм Киров дамбалары, «Миллениум» күпере буйлап узачаклар.

Йөгерештә катнашу өчен теләгән һәркем гариза бирә ала. Катнашучылар 4 дистанциянең берсен сайларга тиеш була. 3 чакрымга йөгерү 4-нче майга планлаштырылган. Төп стартлар - 10 км, 21,1 км һәм 42,2 км – 5-нче майда узачак. Шулай ук Казан Марафоны кысаларында 600 метрга балалар узышы узачак.

Барлык яңалыклар