В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спорт бәйрәме Россия чемпионаты белән синхронлаштырылачак
Фото: Марат Мөгыйнов
ТР спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, Казан марафоны – 2024 Россия чемпионаты белән синхронлаштырылачак, йөгерүләр зачетка керәчәк. Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе белән килешү бар инде.
«Безнең идеяләр күп, без илнең иң зур региональ марафоны статусын расларга тиеш. Марафонның халыкара статусы бар, без аннан читкә китәргә теләмибез, мөмкин кадәр күбрәк илләр килсен өчен, халыкара көн тәртибе буенча актив эшлибез», – дип билгеләп үтте Владимир Леонов, аның сүзләрен ТАСС җиткерә.
Исегезгә төшерәбез, Казан марафоны – 2023 чарасы 16 илдән, шул исәптән Индонезия, Кытай, Иордания, Эстония, Чехия һәм башкалардан 12 меңнән артык спортчыны берләштерде. Җиңел атлетика вакыйгасы 27 нче һәм 28 нче майда узды.