В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Маркетта бизәнү әйберләре, киемнәр, декор һәм косметика сатып алырга мөмкин булачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). Көзге Open Space Market 16 нчы һәм 17 нче сентябрьдә Казан ипподромында узачак.
Маркетта бизәнү әйберләре, киемнәр, йорт өчен декор һәм косметика сатып алырга мөмкин булачак, шулай ук азык-төлек линиясе тәкъдим ителәчәк: тозлы карамельдән глютенсыз икмәккә кадәр.
Мастер-классларда казанлылар арома-шәмнәр, тән скраблары ясарга һәм беләзекләр үрергә өйрәнә алачак. Шулай ук кулдан әвәләү һәм хайваннар өчен тукыма кисәкләреннән уенчыклар ясау буенча дәресләр үткәреләчәк. Төрле темаларга лекцияләр планлаштырылган: экология, әдәбият, куркынычсызлык, бренд булдыру һәм башкалар. Өлкәннәр өчен инглиз теле дәресе үткәреләчәк, спорт күнекмәләре оештырылачак.
Керү билетлар буенча башкарылачак, 7 яшькә кадәрге балалар һәм пенсионерлар фестивальгә бушлай керә алачак.
Мәйданчык 11:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк. Тулы программа фестиваль сайтында урнаштырылган.
Open Space Market яшь һәм талантлы Россия дизайнерларын, шулай ук хезмәтләр, гомуми туклану һәм күңел ачу өлкәсендә креатив проектларны алга сөрү өчен мәйданчык. Фестиваль Казанда елына берничә тапкыр үткәрелә һәм иҗат, сәнгать һәм мода өлкәсендәге кешеләрне берләштерә, дип хәбәр итә оештыручылар.