Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче август). 5 нче августта «Ак чәчәкләр» бульварында урнашкан иҗат остаханәсендә нәни казанлылар өчен сабын куыкларын ясау буенча бушлай мастер-класс узачак. Дәресне рәссам һәм остаханә резиденты үткәрәчәк.
Дәрес 14:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе. Катнашу өчен +7(903) 313-11-77 телефоны буенча алдан язылу кирәк.