Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә
Беренче алты ай эчендә Казан вокзалларында 1381 азмобильле пассажирга ярдәм күрсәтелде. Барлык хезмәтләр дә бушлай тәкъдим ителә. Бу турыда Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тимер юлларда ярдәм күрсәтүгә гаризалар «Россия тимер юллары» ААҖ мобильлеккә ярдәм итү үзәгендә кабул ителә. Хезмәткәрләр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны каршы ала, юл йөрү документларын рәсмиләштерергә ярдәм итәләр, хәрәкәт иткәндә һәм поездга утырганда озата баралар. Кирәк булганда, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешегә кресло-коляска яки каталка бирәләр, шулай ук багажны транспортлау мәсьәләсен хәл итәләр.
Мобильлеккә ярдәм итү үзәге тәүлек буе, ял көннәрсез эшли. Хезмәтләр алу өчен, килергә кимендә 24 сәгать кала +7(800)775-00-00 телефоны буенча, озатып йөрүгә гариза рәсмиләштерергә кирәк. Аны шулай ук «Россия тимер юллары пассажирларга» кушымтасы аша да, компания сайтында яки info@rzd.ru электрон адресы буенча эшләргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан – 2 тимер юл вокзалында азмобильле пассажирлар өчен көтү залы ачылды. Килүчеләр өчен махсуслаштырылган утырту урыннары оештырдылар, персоналны чакыру өчен төймә һәм индукцион элмәк урнаштырдылар.