В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләрнең бер өлеше «Халык контроле» системасында шәһәр халкының заявкалары буенча башкарылган
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәрлеләрнең заявкалары буенча «Халык контроле» системасында җайланмалар җиде тукталышта яңартылган: «Адоратский урамы», «Горький шоссесы», «Гагарин урамы», «Сафиуллин урамы», «Олег Кошевой урамы», «7 нче шәһәр хастаханәсе» һәм «Филармониянең концерт залы».
Тагын 107 тукталышта планлы эшләр, шул исәптән җайланма белән идарә итү модулен алыштыру, туклану блогын ремонтлау, SIM-картаның эшен сынау һ.б. башкарылган.
Ел башыннан шәһәр тукталышларында барлыгы 570 тән артык мәгълүмат таблосы яңартылды, дип хәбәр итә ТР башкаласының Транспорт комитеты.