Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.09.2024, 12:41

Казанның сайлау участокларында 2,6 меңнән артык кешегә грипптан прививка ясалган

Прививканы көн саен метро станцияләре янындагы мобиль пунктларда куялар

ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә 2,6 меңнән артык казанлыга грипптан прививка ясалган. Моның өчен 8 сентябрьдә 85 сайлау участогында сәламәтлек пунктлары эшләде, дип хәбәр иттеләр ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, 26 августтан метро станцияләре янында грипп һәм пневмококк инфекциясенә каршы мобиль вакцинация пунктлары эшли. Бу вакыт эчендә мәйданчыкларда 9290 кеше прививка ясаткан.

Вакцинацияне 18 яшьтән башлап теләгән һәркем уза ала, үзең белән паспорт алырга кирәк. Табиблар 8:00 дән 18:00 гә кадәр «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты» һәм «Имәнлек» метро станцияләре янында кизү торалар.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, республикада яшәүчеләрнең 60 проценты яки 2,4 млн кеше гриппка каршы вакцина ясатырга планлаштыра. Моның өчен медицина учреждениеләренә 589,5 мең микъдар «Совигрипп», «Квтрикс Квадри» һәм «Флю-м» препаратлары китергәннәр. Тагын 400 мең сум китерелер дип көтелә.
Барлык яңалыклар