В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рамазан вакытында вәгазь кичәләре 46 шәһәр мәчетендә оештырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). 7-нче май көнне «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә IX Республика ифтары узачак ТР мөселманнары Диния нәзарәте чараны оештыру өчен волонтерлар туплау турында игълан итә.
Быел ифтар кунакларын каршы алу, күмәк намаз оештыру һәм ашсу тарату өчен 14 яшьтән 75 яшькә кадәрге меңләгән ирекле кешене җәлеп итү планлаштырыла. Волонтерларга форма тутырырга яисә +7(843)237-86-18 телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк.
Республикада санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан мәчетләрдә ифтарлар кайбер чикләү чаралары белән оештырылачак. Вәгазь кичәләрендә катнашучылар саны 100 кешедән арта алмый. Ифтар бүлмәсенең мәйданы кешегә 4 кв.м исәбеннән туры килергә тиеш. Мәхәллә кешеләренә үзләре белән сулыш органнарын шәхси яклау чараларын алырга кирәк.
Казанда ифтарлар 46 мәчеттә узачак, аларның исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Ифтарларны оештыру мәсьәләләре буенча әлеге мәчет имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 13-нче апрель көнне мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана, аның дәвамында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ураза тотачак. Ай тәмамлангач, 13-нче май көнне Ураза гаетен бәйрәм итү булачак.