В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда катнашучылар арасында Казан вице-мэры, Башкарма комитет аппараты җитәкчесе, спорт комитеты рәисе, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы бар иде.
Фото: Марат Мөгыйнов
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр төрле спорт чараларын бик теләп кабул итә. «Ironstar Timerman Cup чарасында зур тәҗрибә туплаган спортчылар катнашты. Алар Казанда ярышларны оештыруны югары бәяләделәр һәм матур урыннарны, шәһәр структураларының җайга салынган эшен билгеләп үттеләр», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Ironstar Timerman Cup чарасына төрле дәрәҗәдәге спортчылар стартка чыкты, алар йөзү, велоузыш һәм йөгерү этапларының һәрберсендә үз көчләрен сынап карадылар. Катнашучылар арасында Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә бар иде: Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров, Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов. И.Метшин хезмәттәшләрен уңышлы финиш белән котлады.