В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозиция 1 нче декабрьдә ачыла һәм 2023 елның 15 нче гыйнварына кадәр дәвам итә.
Фото: Денис Гордийко
Килүчеләргә шулай ук яшь шагыйрьләрнең һәм язучыларның әлеге рәсемнәр белән илһамланып язылган эксперименталь хикәяләре һәм шигырьләре тәкъдим ителәчәк, аларның текстлары хәзерге рус әдәбиятының үсешен һәм традицияләрен саклап калуны чагылдыра.
Күргәзмәдә «Флаги» челтәр журналы редакторлары, «ЗаСтеной» арт-группировкасы резидентлары, «Книжный в Клубе» бәйсез китап кибете идарәчеләре һәм хезмәткәрләре, «Воздух», «Волга», «Плавучий мост», «Лиterraтура», «Формаслов» журналларының даими авторлары, «Новый Карфаген», «Бутырская школа» проектларын иҗат итүчеләр әсәрләрен күрергә мөмкин.
Кунаклар өчен төрле гамәли иҗат буенча инклюзив мастер-класслар әзерләнгән.
Экспозиция 15:00 сәгатьтә Карл Маркс ур., 57 адресы буенча ачыла. Аны 2023 елның 15 нче гыйнварына кадәр карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы матбугат хезмәте.
Күргәзмәне инвалид балаларның ата-аналарының «Забота» региональ иҗтимагый оешмасы уздырачак. Экспозиция «Татнефть» фонды ярдәме белән «Хыял» инвалидлар өчен ял үзәге» проекты кысаларында оештырыла.