Бу хакта ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте
Фото: Марат Мөгыйнов
«Ярышларга билетлар сатуны өченче көн ачтык һәм ике көн эчендә якынча 100 мең билетның 4,5 меңен инде саттык», – диде министр.
Ярышларга билетларны Татарстан халкы гына түгел, бөтен дөнья буйлап җанатарлар ала, дип өстәде ул.
БРИКС уеннары Казанда 12-23 нче июньдә узачак.