Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2024, 17:15

Казанда узачак БРИКС уеннарында «Киләчәк уеннары» турниры инфраструктурасын файдаланачаклар

Алда торган ярышлар программасына ике фиджитал-дисциплина кертелгән

Фото: Денис Гордийко

Казанда узачак БРИКС уеннарында «Киләчәк уеннары» халыкара турниры өчен әзерләнгән инфраструктураны файдаланачаклар. Бу хакта журналистларга Татарстанның спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

«Бүгенге көндә без 73 ил вәкилләре белән әлеге дәүләтләрдән булган спортчыларның ярышларда катнашу мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып барабыз. Программада 30 спорт төре булачак, фиджитал-баскетбол һәм фиджитал-футбол исә БРИКС уеннарының классик программасы кысаларында кертелде», – диде спикер. Аның сүзләре ТАСС тарафыннан китерелә.

БРИКС уеннары Татарстан башкаласында 11-23 нче июньдә узачак.

Исегезгә төшерәбез, беренче «Киләчәк уеннары» мультиспорт турниры Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр үтте. Ярышлар 116 ил вәкилләрен берләштерде. «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасында Россия президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Ул чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм шәһәрдә халыкара ярышларга спорт инфраструктурасының һәрвакыт җентекләп әзерләнүен ассызыклады.

Барлык яңалыклар