20 яңа эш башлаучы эшкуар шәһәр хуҗалыгы өлкәсендәге проектларны үстерүгә 300 мең сум акча ала алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль, Ксения Швецова). Казанда быел беренче тапкыр шәһәр хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән стартапларны эшләүчеләргә грант ярдәме күрсәтүгә конкурс уздырачаклар. 20 җиңүче сайлап алыначак, аларның һәркайсы проектларны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча алачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Узган ел шәһәр бюджетыннан грант ярдәме үзмәшгуль казанлыларга күрсәтелде. Бүген, бу чара республика дәрәҗәсендә ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылганда, муниципалитет акчаларны шәһәр хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән стартапларны эшләүчеләр өчен грант конкурсына күчерде. Конкурс шәһәр Мэры Илсур Метшин инициативасы белән узачак, аңа эшмәкәрләр белән очрашуда катнашучылар шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
Стартапларны эшләүчеләргә хәзер финанс ярдәме табу кыенрак, – дип билгеләп үтте И.Шакиров. – Без аларга конкурс нигезендә шәһәр хуҗалыгын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар өчен 300 мең сумлык 20 грант бирергә булдык. Бу торак-коммуналь хуҗалыгы, төзекләндерү өлкәсе һәм шәһәр халкына ярдәм итә ала торган башка өлкәләр булырга мөмкин.
Конкурс ике этапта узачак: Аны уздыру операторы – шәһәр Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты.
Моннан тыш, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре үтенече буенча кече һәм урта бизнес продукциясен сертификацияләүгә һәм хезмәт күрсәтүләренә чыгымнарны субсидияләү өчен өстәмә акча бүлеп бирү карары кабул ителде.
«Товарларны сертификацияләү кирәк булган эшкуарлар өчен бу актуаль, әмма моның өчен акча юк, – дип аңлатты И.Шакиров. – Без шулай ук конкурс игълан итәбез, 50 җиңүчене билгелибез һәм аларга бер сыйфат сертификатына 50 мең сумга кадәр субсидия бүлеп бирәчәкбез».
Грант ярдәме эшмәкәрләргә үз эшләрен башлап кына калмыйча, шәһәр өчен файдалы инициативаларны да тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. «Ярый әле кешеләрдән грантлар нинди максатларга кирәк, дип сорадык. Хәзер бу процедураны эшләтеп җибәрергә һәм эшне мөмкин кадәр оешкан төстә үткәрергә кирәк», – дип билгеләп үтте Р.Гафаров.
Казан Мэры белән очрашуда яңгыраган эшкуарларның тәкъдимнәренә җавап итеп, стартаплар өчен грантлардан тыш, шәһәр коворкингын булдыру турында карар кабул ителде, дип искәртте И.Шакиров. Ул Космонавтлар урамы, 11б адресы буенча 640 кв. м мәйданлы бинада урнашачак. «Коворкинг концепциясе – заманча һәм креатив эшмәкәрләр берләшмәсе, алар зоналы киңлекне эшләү, сөйләшүләр, консалтинг өчен куллана. Юл картасы эшләнгән, проект-смета эшләре алып барыла», – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
«Эшмәкәрләрнең үзләре соравы буенча эш – иң нәтиҗәлесе. Без икътисади вәзгыятькә бәйле рәвештә сораулар да үзгәрүен күрәбез: элек барысы да үз офисы турында хыяллана иде, хәзер коворкингның экономияле һәм нәтиҗәле булуын аңладык, – дип шәрехләде Р.Гафаров. – Проект документлары буенча озакка сузмавыгызны һәм барысын да оператив рәвештә башкаруыгызны сорыйм».