В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Зооцентр» приютыннан 10 этне казанлылар өйләренә алып киткән.
Фото: Марат Мугинов
Кайнар линия узган елның июлендә эшли башлаган, бу вакыт эчендә халыктан 3244 гариза килгән, дип хәбәр иттеләр ТКХ комитетында. Кайнар линия эшләвен дәвам итә, сукбай хайваннар турында +7(843) 222-04-44 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Шәһәрлеләр үзләренә дә «Зооцентр»дан дүрт аяклы дуслар ала ала, дип искәртте приют директоры Рөстәм Нуруллин. Аның сүзләренә караганда, быел казанлылар өйләренә инде 10 этне алып киткән.
2021 елда «Зооцентр»дан 406 эт шәһәр халкы ярдәме белән гаиләле булган. Бер этне Яңа ел бәйрәмнәре вакытында килеп алганнар.