В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көн саен 122 номеры буенча контакт-үзәккә 2 мең шалтырату керә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). COVID-19 буенча кайнар линиягә 350 мең 687 татарстанлы мөрәҗәгать иткән. Көн саен 122 номеры буенча контакт-үзәккә 2 мең шалтырату керә.
Татарстанлылар ешрак COVID-19 симптомнары барлыкка килгәндә гамәлләр тәртибе турында сорыйлар, табибны өйгә чакыртырга, аларны вакцинацияләүгә яки докторга кабул итүгә язуны сорыйлар.
Җавапны көтүнең уртача вакыты 6 секундтан да артык түгел, ә сөйләшү 2,5 минут тәшкил итә. Мөрәҗәгать итүчеләргә сменага 70 оператор консультация бирә, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, республикада халыкка коронавирус инфекциясе мәсьәләләре буенча консультация өчен бердәм контакт-үзәк 2020 елның ноябреннән бирле эшли, ә быелның гыйнварыннан халык аның ярдәмендә COVID-19-га каршы вакцинациягә язылырга мөмкин. Бу мөмкинлектән 16 мең 269 кеше файдаланды, көн саен вакцинациягә республиканың 150 кешесенә кадәр языла.