Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.08.2021, 13:58

Казанның төп урамнарында Олимпия чемпионнарына атап котлаулар белән билбордлар пәйда булды

Татарстан спортчылары илгә фехтование, волейбол һәм йөзү буенча медальләр китерде.

Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август, Камилә Гобәйдуллина). Казан кичә тәмамланган 32-нче җәйге Олимпиадада җиңүчеләрне хөрмәтләүгә кушылды. Шәһәрнең төп урамнарында һәм керү юлларында Татарстан спортчыларын котлап билбордлар урнаштырылган, дип хәбәр итте шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов бүген эшлекле дүшәмбедә.

Россия җыелма командасы составында Татарстан спортчылары командага фехтование, волейбол һәм йөзү буенча медальләр китерде. Алар арасында фехтовальчик Марта Мартьянова, йөзүче Александр Красных һәм «Зенит»ның 4 уенчысы – Максим Михайлов, Артем Вольвич, Валентин Голубев һәм Дмитрий Волков. Гомумкоманда зачетында Россия 5-нче урынны алды. Спортчылар 71 медаль яуладылар, шулардан – 20 алтын, 28 көмеш һәм 23 бронза.

Моннан тыш, 30-нчы июльдән Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Татарстан спортчыларына багышланган фотокүргәзмә оештырылган. Күптән түгел аллеяда Марта Мартьянованың портретын урнаштырдылар. «Мондый күргәзмәләр физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне популярлаштырырга гына түгел, ә киләчәктә үзләре дә күргәзмә геройлары була алачак тәрбияләнүчеләрне дә безнең спорт мәктәпләренә җәлеп итәргә ярдәм итәр дип ышанабыз», – диде А.Салихов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.08.2021
Видеорепортаж
09.08.2021 11:34
14-нче августта Казанда Физкультурачылар көне билгеләп үтелә
Барлык яңалыклар