Казан федераль университетында фәнни-популяр проектның икенче сериясе старт ала
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче май). Казан федераль университеты «Геофест» фәнни-популяр проектының икенче сериясен башлап җибәрә. Галимнәр, югары уку йорты укытучылары, Рус география җәмгыяте вәкилләре лекцияләр укыйлар, интерактивлар һәм мастер-класслар үткәрәләр.
Фестиваль мәйданчыклары 2 нче июньдә 17:00 сәгатьтән эшли башлаячак.
17:15 – «Географик дзенны кайда тотарга?» лекциясе, идарә, икътисад һәм финанс институтының география һәм картография кафедрасы доценты Ирина Мальганова;
18:05 – «Айны геологик үзләштерү» лекциясе, геология һәм нефть-газ технологияләре институтының геологиядә математик ысуллар кафедрасы доценты Александр Гусев;
18:55 – «Космостан география» лекциясе, физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы мөдире Владимир Безменов;
19:45 – «Шәһәр күлләрен ничек коткарганнар?» лекциясе, идарә, икътисад һәм финанс институтының табигать төзелеше һәм судан файдалану кафедрасы доценты Эльвира Нәбиева;
20:30 – «Татарстан Республикасында иң популяр экскурсия маршрутлары» лекциясе, идарә, икътисад һәм финанс институтының сервис һәм туризм кафедрасы доценты Борис Эйдельман.
17:15 – «Климатның үзгәрүе: мифлар һәм чынбарлык» лекциясе, экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев;
18:05 – «Антарктида – 100» һәм «Полюс холода» проектлары кысаларында су асты экспедицияләре» лекциясе, Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте рәисе Дмитрий Шиллер;
18:55 – «Татарстан Республикасында туризмны үстерү перспективалары» лекциясе, идарә, икътисад һәм финанс институтының сервис һәм туризм кафедрасы доценты Светлана Шабалина;
19:45 – «Окулярдагы галәм: экзопланеталар, квазарлар, астероидлар» лекциясе, Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Илфан Бикмаев;
20: 30 – «Югалган күлләр һәм аларның борынгы Казан үсешендә роле» лекциясе, идарә, икътисад һәм финанс институтының табигать төзелеше һәм судан файдалану кафедрасы мөдире Нәфисә Минһаҗева.
17:15 – «Россиянең туристик истәлекле урыннары» викторинасы;
18:05 – «Боланчыда кунакта!» фильмы;
18: 40 – «Күлнең серен чишегез» квизы;
19:10 – «Россияне яңадан ач» географик брейн-рингы.
Бишенче катның холлында интерактивлар планлаштырылган: «Күлләрнең серле дөньясы», «Географик челлендж», «Суның тозлылыгын билгелә», «Шундый төрле файдалы казылмалар», «Татарстан. Өстән караш», «Карта яса», «Кычкача һава торышы турында», «Минералны билгелә» һәм «Ташка әйләнүне билгелә». Шул ук урында геомәгълүмат системасында эшләү буенча мастер-класслар һәм «Кояш. Җир. Ай» дәресе, шулай ук Рус география җәмгыятенең «Иң матур ил» фотокүргәзмәсе, Рус география җәмгыятенең мәгълүмати стенды һәм КФУның кабул итү комиссиясе урнашачак.
Урамда, «УНИКС» бинасы каршында, интерактив квест узачак.
Барлык мәйданчыкларга керү ирекле, дип хәбәр иттеләр КФУның матбугат хезмәтендә.