Ярышларда катнашучылар стартка үз биналарының униформасында һәм кулларына поднос тотып чыгачаклар
Фото: Марат Мөгыйнов
Ярышларда катнашу өчен үз учреждениеңнең униформасында булырга һәм поднос алырга кирәк. Җиңүчеләргә фестиваль партнерларыннан бүләкләр вәгъдә ителә. Теркәлү сылтама буенча үткәрелә, ә ярыш үзе 20 нче августта 16:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта узачак, дип җиткерделәр шәһәрнең Туризмны үстерү комитетында.
«Тәмле Казан» гастрофестивале быел Татарстан башкаласында 19 нчы һәм 20 нче августта узачак. Чараның төп концепциясе «Гастрономия шәһәрчеге» булачак, ә төп мәйданчыклар – «Казан» гаилә үзәге һәм Казан Кремленең Гавами урыннары.