В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алынмыйча калган киемнәрне «Беренче адым» хәйрия фондына җибәрәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). 24-25 нче июнь көннәрендә Горки-Әмәт урманында фримаркет – бушлай кием һәм башка әйберләр белән алмашу узачак.
Ярминкәгә яхшы хәлдәге аяк киеме һәм сумкалар, теләсә нинди хәлдәге кием-салым, интерьер предметлары һәм савыт-саба, китаплар, иҗат өчен товарлар һәм канцтоварлар, бүлмә үсемлекләре, уенчыклар һәм өстәл уеннары, электроника, проводлар һәм зарядка җайланмалары алып килергә мөмкин. Алынмыйча калган киемнәрне «Беренче адым» хәйрия фондына җибәрәчәкләр.
Фримаркетта катнаша алмаучылар әйберләрне алдан ук китереп бирә ала. Аларны 25 нче июньгә кадәр Җиңү проспекты, 71г адресы буенча урнашкан «Йорт» экоүзәгендә 8:00 сәгатьтән 20:00 гә кадәр кабул итәләр.
Фримаркет 14:00 дән 20:00 гә кадәр узачак, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.