В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара декабрьдә креатив «Адонис» кластерында узачак
Денис Гордийко фотосы
4–6 декабрьдә креатив «Адонис» кластерында «Диалоглар. Үз-үзеңне камилләштерү» дип аталган IX архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе уздырыла. Очрашу, гадәттәгечә архитекторларны, шәһәр төзелеше өчен җаваплы затларны, яңалыкка омтылучыларны һәм креатив индустрия вәкилләрен берләштерәчәк. Бу елны «Шәһәрне үзгәртә торган башлангычлар» һәм «Яшьләрнең үз-үзен камилләштерү киңлекләре» темалары өстенлекле эш юнәлеше булачак.
Программаның «Шәһәрне үзгәртә торган башлангычлар» дип аталачак беренче блогында катнашучыларның игътибары шәһәр мохитен үстерү өчен сыгылмалы һәм инновацияле чишелешләр тәкъдим итәргә сәләтле компанияләргә юнәлтеләчәк. Конференциядә яңа программа продуктларыннан, төзелеш технологияләреннән башлап модульле корылмаларга, ландшафт элементларына, предмет дизайнына һәм рәссамнарның эшләренә кагылышлы төрле тәкъдимнәр һәм алымнар яңгыраячак.
Мәйданчыкта күргәзмә оештырылачак, катнашучылар үз проектларына экспертлар тарафыннан бәя ишетә һәм партнерлар таба алачак. Гаризалар әлеге сылтама буенча 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Конференциянең икенче темасы буенча яшьләрнең үз-үзләрен камилләштерү һәм креатив индустрияләрне үстерү киңлекләренә: коворкингларга, остаханәләргә, студияләргә, лабораторияләргә һ.б. кагылышлы әңгәмәләр алып барылачак. Экспертлар мондый мәйданчыкларның бергәлекләр формалаштыруы өчен нигез булып торуы, иҗади һөнәрләргә юнәлеш бирү ноктасы һәм шәһәр тормышының катализаторы булуы хакында фикер алышачаклар. Шулай ук чарада иҗади кешеләрнең үз мөмкинлекләрен уңайлы гамәлгә ашыру киңлекләренең типологиясен ачыкларга тырышачаклар.
Конференциягә рәсми сайтта теркәлергә мөмкин. Тулы программа соңрак бастырылачак, дип хәбәр итә Казанның үсеш институты.
«Диалоглар» – ул 2022 елдан башлап Татарстан башкаласы мэры тәкъдиме белән үткәрелә торган архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе. Чараны Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе ярдәме белән Шәһәрнең үсеш институты оештыра.
Өч ел эчендә конференциядә 5,6 меңнән артык кеше катнашкан. Алар арасында Россиядән һәм чит илләрдән 430 эксперт та бар. Конференция онлайн рәвештә трансляцияләнә һәм аны 7 мең тамашачы караган.