Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.07.2023, 13:17

Казанда «Фиджитал уеннар»да Dota 2 һәм MLBB буенча турнирлар узачак

Ярышларның тугызынчы сериясенең приз фонды 7 млн сум тәшкил итәчәк

Фото: vk.com/gamesofuture

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче июль). Татарстан башкаласында 20-27 нче июльдә «Фиджитал уеннар»ның тугызынчы сериясе узачак. Спортчылар MLBB һәм Dota 2 уеннарында үз осталыкларын күрсәтәчәк. Һәр турнирда сигез команда катнашачак, аларның составында Перу, Төркия, Филиппин, Камбоджа, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка илләр халкы булачак.

«Фиджитал уеннар»ны MLBB мобиль уен турниры ачачак. Ярышларда Россиянең бердәнбер Deus Vult коллективы чыгыш ясаячак. Аңа чит ил командалары белән көрәшергә туры киләчәк, аларның күбесе дөнья чемпионатларында катнашкан. Турнирны «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә карарга мөмкин булачак. 20-21 нче июльдә – төркем этабы, 22 нче июльдә – чирекфинал һәм ярымфинал, ә 23 нче июльдә финал көрәше һәм өченче урын өчен матч узачак. MLBB мобиль уены буенча приз фонды 3 млн сум тәшкил итәчәк.

Аннары, 24-27 нче июльдә, Dota 2 тактик-стратегик уены буенча турнир узачак. Ярышларга The International турнирында катнашкан халыкара командалар килә. Алар арасында Infamous һәм Thunder Awaken (Перу), Polaris Esports (Филиппин) бар. Моннан тыш, турнирга февральдә Dota 2 буенча «Фиджитал уеннар» җиңүчеләре Россиянең One Move командасы киләчәк. Ярышлар шулай ук «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. 24-25 нче июльдә – төркем этабы уеннары, 26 нчы июльдә – чирекфинал һәм ярымфинал, ә 27 нче июльдә финал уены һәм өченче урын өчен матч узачак. Җиңүчеләр һәм призерлар арасында 4 млн сум уйнатылачак.

«Фиджитал уеннар»га бушлай керергә мөмкин, моның өчен урынны броньларга кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Фиджитал уеннар» ТР башкаласында 2024 елда шәһәрдә узачак «Киләчәк уеннары» турниры алдыннан тест чаралары буларак үткәрелә. Ул 256 тәҗрибәле команданы һәм төрле илләрдән ике меңнән артык спортчыны берләштерәчәк. Турнир 16 гибрид дисциплина буенча ярышларны үз эченә ала.

Барлык яңалыклар