Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.09.2023, 14:47

«Театраль Идел буе» фестивалендә иң яхшы балалар һәм яшьләр спектакльләре сайланачак

Үз эшләрен конкурска Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәвәскәр коллективлар тәкъдим итә ала

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче сентябрь). «Театраль Идел буе» V округ фестивале ачык дип игълан ителә. Гаризалар 15 нче ноябрьгә кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителәчәк. Анда Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәвәскәр коллективлар катнаша ала.

Конкурста ике яшь категориясе каралган: балалар (6 яшьтән 17 яшькә кадәр) һәм яшьләр (18 яшьтән 35 яшькә кадәр).

Фестиваль өч этапта оештырыла: төбәк, округ һәм финал. Беренче этап декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, сайлап алу чаралары узачак. Алар чыгышларны читтән торып карау һәм иң яхшы спектакльләрне офлайн күрсәтүне үз эченә ала. Җиңүче спектакльләр өчен видеоверсия булдырылачак. Округ этабы гыйнвардан февральгә кадәр узачак. Бу айларда спектакльләр турында мәгълүматны конкурс сайтында урнаштырачаклар, ә оештыручылар төбәкара гастрольләр үткәрәчәкләр, җиңүчеләрне эксперт жюрисы сайлаячак. Финал март-апрель айларында узачак. Программа тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчеләрне билгеләү белән үтәчәк. Бүләкләү тантанасына төбәк вәкилләре туры эфирда кушылачак.

Номинацияләр берничә булачак: «Иң яхшы яшьләр спектакле», «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы музыкаль бизәлеш», «Иң яхшы сәнгать бизәлеше», «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле».

Балалар һәм яшьләр спектакльләре аерым бәяләнәчәк.

«Театраль Идел буе» фестивале яшьләрне мәдәни мохиткә җәлеп итүгә, яшьләр һәм балалар театр сәнгатен үстерү өчен шартлар һәм стимуллар булдыруга юнәлдерелгән. Элегрәк конкурста 8 меңнән артык кеше катнашкан, ә спектакльләрне карарга 200 меңгә якын тамашачы килгән.

Барлык яңалыклар