Чара «Черек күл» паркында узачак, тамашачылар өчен теркәлү ачык.
Фото: Денис Гордийко
«Слэм» программасы ике өлешкә бүленгән: көндез мәйданда китап маркеты һәм своп, төрле нәшриятларның вәкилләре белән әдәби лекторий оештырылачак, шулай ук биредә балалар арасында шигырь укучылар конкурсы узачак. Кич белән паркта «Башка сүз» шигъри спектакле, бөтен Россиядән килгән заманча шагыйрьләр чыгышы һәм «Слэм» заманча шигърияткә ярдәм итү программасы резидентларыннан шигъри перфоманс планлаштырылган.
16:00 дән 19:50 сәгатькә кадәр казанлылар алдында публицист, «Стеклограф» нәшриятының баш редакторы Дана Курская, шагыйрь, берничә Мәскәү клубларының әдәби программалар кураторы Данил Фәйзов, шагыйрь, «Московский счет» һәм «Поэзия» премияләре лауреаты Юлий Гуголев, шигырь китаплары авторы, Россия Язучылар берлегенең Красноярск вәкиллеге рәисе Катя Малиновская, шагыйрь Җәмил Нилов, «Поэту по портрету» бөтенроссия арт-проекты авторы Катерина Скабардина чыгыш ясаячак.
Тулы программа анонсы тиздән «Слэм»ның Telegram-каналында һәм «Вконтакте» социаль челтәре берләшмәсендә басылачак.
Фестиваль тамашачыларны поэзия формалары һәм юнәлешләре белән таныштыру, шәһәр халкына чыгыш ясаучы артистлар үрнәгендә шигъриятнең ни дәрәҗәдә төрле булырга мөмкин булуын һәм безнең һәркайсыбыз көндәлек тормышыбызда шигырь белән ничек еш очрашуын күрсәтү максатыннан оештырылган, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.