Программада мастер-класслар, акройога, өстәл уеннары һәм дискотека каралган
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь). «Крылья Советов» паркында 17 нче июньдә «КультТорг» акыллы куллану фестивале узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары әйберләр белән алмаша һәм икенчел чималны эшкәртүгә тапшыра алачак.
Икенчел чимал буларак, сатып алулардан тигезләнгән яки бөкләнгән чеклар, CD/DVD дисклар, эчемлекләрдән чиста пластик көпшәләр, ватылган телефоннар, аларның проводлары һәм зарядка җайланмалары, чиста фольга һәм башка әйберләр кабул ителә. Тулы исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Теләге булганнар фестивальдә шулай ук кирәкмәгән әйберләрен калдыра яки аларны башкаларга алмаштыра, коры органика тапшыра һәм ошаткан бүлмә гөлен сатып ала алачак.
Хайваннар өчен җыю да оештырылачак: азык һәм пеленкалар алып килергә яки урында зоотоварлардан берәр нәрсә сатып алырга мөмкин булачак.
Фестиваль программасына шулай ук мастер-класслар, акройога, балалар һәм өлкәннәр өчен актив һәм өстәл уеннары һәм башка күп нәрсәләр кертелгән. Чара дискотека белән тәмамланачак.
«КультТорг» фестивале 12:00 сәгатьтә башлана һәм 19:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Экологично» төркемендә.