В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – һөнәрчеләр ярминкәсе, фудкорт, балалар өчен мастер-класслар, бию перформанслары һәм музыкантлар чыгышы.
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
Фестивальдә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән килгән һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән тәм-томнар, балалар өчен мастер-класслар, бию перформанслары һәм фолк-музыкантларның чыгышлары оештырылачак.
«Итил» рус, татар, башкорт, чуваш, удмурт, мордва һәм мариларны – борынгы заманда Итил дип аталган Идел елгасы ярында яшәүче төрле халыкларның вәкилләрен берләштерәчәк. Музыкантлар, артистлар һәм һөнәрчеләр иҗат аша казанлыларны халыклар тарихы һәм ата-бабаларыбызның мәдәнияте белән таныштырачак.
Фестивальнең хедлайнерлары һәм тулырак программасы соңрак анонсланачак.
«Итил» 12:00 дән 22:00 гә кадәр узачак, керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, беренче «Итил» фестивале Казанда узган ел узды. Чара музыка, театр, бию сәнгате, милли традицияләр һәм заманча иҗатны берләштерде. Фестивальнең хедлайнеры – «Евровидение»дә катнашучы җырчы Манижа.