Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.07.2024, 17:23

Бу атнада Татарстанда һава температурасы +36 градуска кадәр җылыначак

Җомга һәм ял көннәрендә республика буенча яшенле яңгырлар булырга мөмкин

Алдагы өч көндә Татарстанда коры һәм эссе һава торышы фаразлана. Һаваның уртача температурасы нормадан 5-7 градуска югарырак булырга мөмкин. Бу турыда республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.

Бүген Казанда +16..+18 градус җылылык көтелә. ТР башкаласында көндез алмашынучан болытлы һава, һаваның максималь температурасы +30 градустан +32 градуска кадәр җитәчәк. Синоптиклар көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектәге җил вәгъдә итә.

Чәршәмбе, 3 нче июльдә, республикада явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы +14..+19 градусны тәшкил итә, көндез терекөмеш баганасы +29..+34 градуска кадәр күтәреләчәк. Пәнҗешәмбе, 4 нче июльдә, Татарстанда коры һава торышы саклана. Төнлә һава температурасы +16..+21 градус, көндез синоптиклар +31 градустан +36 градуска кадәр җылылык вәгъдә итә.

Алдан фаразлау буенча, республика районнарында көндезге температура+31..+36 градуска кадәр булган эссе һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак. Җомга һәм ял көннәрендә яшенле яңгырлар булырга мөмкин.
Барлык яңалыклар

Бу атнада Татарстанда һава температурасы +36 градуска кадәр җылыначак

<p> Алдагы өч көндә Татарстанда коры һәм эссе һава торышы фаразлана. Һаваның уртача температурасы нормадан 5-7 градуска югарырак булырга мөмкин. Бу турыда республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә. </p> <p> Бүген Казанда +16..+18 градус җылылык көтелә. ТР башкаласында көндез алмашынучан болытлы һава, һаваның максималь температурасы +30 градустан +32 градуска кадәр җитәчәк. Синоптиклар көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектәге җил вәгъдә итә. </p> <p> Чәршәмбе, 3 нче июльдә, республикада явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы +14..+19 градусны тәшкил итә, көндез терекөмеш баганасы +29..+34 градуска кадәр күтәреләчәк. Пәнҗешәмбе, 4 нче июльдә, Татарстанда коры һава торышы саклана. Төнлә һава температурасы +16..+21 градус, көндез синоптиклар +31 градустан +36 градуска кадәр җылылык вәгъдә итә. </p> Алдан фаразлау буенча, республика районнарында көндезге температура+31..+36 градуска кадәр булган эссе һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак. Җомга һәм ял көннәрендә яшенле яңгырлар булырга мөмкин.